Радик Төхфәтуллин Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә хезмәт итүче буалылар белән күреште

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Чүпрәле районы делегациясе составында Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәренең хәрби частендә булды.

Ул Буа районыннан Алексей Степанов, Аяз Шәрипов, Илзат Шәрипов, Ленар Абдулкадыйров, Наил Вәлиуллин, Михаил Григорьев, Ранис Нурмачов белән очрашты. Егетләргә район исеменнән күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырды. Һава-космос часте Мәскәүдән 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Буа егетләре солдат хезмәте әйбәт уза, дип әйттеләр, туган якларына сәлам тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International