Белешү бәладән саклар

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Росреестрның ТР буенча идарәсе гражданнарга күчемсез мөлкәтне сату-алуны куркынычсыз итәр өчен алдан хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан аның турында мәгълүмат белешергә тәкъдим итә. 
Иң беренче реестрдан бирелгән өземтә күчемсез мөлкәткә – хет ул квартира, дача, җир участогы яисә гараж булсын – арест салынмаганмы, ул залогка куелмаганмы икәнлеген аңлашырга ярдәм итә. Моннан тыш өземтәдә күчемсез мөлкәткә карата чит кешеләрнең дәгъвасы, шулай ук әлеге объектка теркәлгән хокукларга карата суд бәхәсләре булу-булмау да чагыла. Шул рәвешле әлеге мәгълүмат белән  потенциаль сатып алучы сатучының гаделлеген тикшерә һәм мошенниклык очракларын кире кагарга ярдәм итә ала. Исегезгә төшерәбез: исемлектән өземтә алу өчен паспорт, язмача запрос һәм түләү турында квитанция таләп ителә, ә юридик затның юридик зат булып теркәлүе турында документы, аның вәкиленең вәкаләтләрен раслаучы документ һәм түләү квитанциясе дә җитә. Өземтәне алыр өчен Росреестр идарәсенә барып йөрмичә, аның www.rosreestr.ru порталы аша да соратып алырга була. 
Мәгълүмат бирүгә физик затлар 200 сум, юридик затлар һәр күчемсез мөлкәт объекты өчен 600 сум түләргә тиешләр. Әгәр аны электрон вариантта алырга уйласагыз, бәясе арзангарак төшә: физик затлар өчен һәр объектка 150 сум, юридик затларга – 300 сум. Шул ук вакытта һәр конкрет күчемсез мөлкәт объектына хокукларны теркәү турында мәгълүмат алганда аның төгәл адресын, мәйданын, литерын һәм, билгеле булса, шартлы яки кадастр номерын күрсәтергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International