Саклагыч битлекләрне киергә онытмагыз! Буа районында битлек режимының үтәлешен контрольдә тоту буенча рейдлар дәвам итә.

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау максатларында республикада битлек режимы дәвам итә. Буа районында гражданнарның маска режимының һәм җәмәгать урыннарында Роспотребнадзор киңәшләренең үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыручы мобиль төркемнәр булдырылды.

Бүген, муниципаль район җирле үзидарә органнары, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш хезмәткәрләре составындагы мобиль төркем чираттагы рейд үткәрде. Көн дәвамында унга якын сәүдә учреждениесендә, мәгариф һәм спорт объектларында булды, шулай ук рейд вакытында шәһәр маршруты буенча йөрүче пассажир автобуслары да тикшерелде. Аларның төп бурычы-гражданнарга үзләренең сәламәтлегенә, якыннарының һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш булдыру, битлек режимын саклау максатын аңлату.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарның күпчелеге бу мәсьәләне аңлый  һәм шәхси саклану чараларын куллана. Битлек режимын бозучыларга телдән кисәтүләр һәм административ законнар нигезендә, санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәртүләр бирелде. Ә штраф санкцияләре шактый җитди. Гражданнар өчен штраф күләме 30 мең сумга кадәр тәшкил итә, вазыйфаи затлар өчен-50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен-300 мең сумга кадәр.

Хәзерге вакытта  районда  авыру йоктыручылар саны арта һәм  маска режимын үтәү-бик мөһим саклык чарасы. Мондый рейдлар даими нигездә үткәреләчәк.

Буалылыр сәламәтлеген саклау  максатларнында күрелгән барлык чараларны да  Буа муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов  үз тикшерүендә тота. Яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау мәсьәләләре буенча Оператив штабның киңәйтелгән утырышы барышында ул мобиль бригадаларның эшен  тагын да активлаштырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International