Буа шәһәренең 2 нче Лицейында мәктәбендә җирле үзидарә көне узды.

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Мәктәптә үзидарә көне уку көне кебек узды, тик аерма шунда- укытучылар урынына  дәресләрне өлкән сыйныф укучылары үткәрде. 10-11 сыйныф укучылары бер көнгә үз укытучылары белән урыннар алмаштылар һәм мәктәп тормышын икенче яктан күрделәр. Мәктәпнең барлык укучылары да бу көнне мәктәп директоры боерыгы белән расланган дәресләр расписаниесе буенча шөгыльләнделәр. Үзидарә көнен әзерләүгә һәм үткәрүгә балалар бик җитди һәм җаваплылык белән карадылар.

Өлкән сыйныфлардан төрле вазифаларга кандидатуралар тәкъдим ителде, ә аннары өлкән сыйныф укучылары советы фән укытучылары дублерларын сайлады. Компьютер технологияләрен һәм дәрес үткәрүнең уен формасын кулланып, өлкән сыйныф укучылары барлык дәресләрне дә әзерләде һәм уздырды. Әдәбият, математика, химия, информатика, биология һәм башка күп кенә фәннәр бу көнне аеруча кызыклы булды, чөнки, билгеле булганча, балалар дөньяны бөтенләй башка күз белән күрә!

"Яңа" мәктәп администрациясе дә кул бирешмиэшләде. Мәктәп директоры һәм аның ярдәмчеләре килеп туган проблемаларны тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә тырыштылар. “Яңа укытучылар” мәктәптә, дәресләрдә, тәнәфесләрдә тәртип сакладылар. Оештыручылар җирле үзидарә көнен шулай оста итеп оештыра алдылар, нәтиҗәдә, барысы да канәгать калды. Өлкән сыйныф укучылары сыйныф дисциплинасын саклау авырлыгын һәм дәрес үткәрүгә әзерлекнең мөһимлеген аңладылар, ә предмет укытучылары эмоциональ яктан канәгатьләнү алды..

Бу идея балаларга һөнәрнең бөтен җитдилеген тоярга ярдәм итте һәм үз остазларына карата игътибарлырак булырга мөмкинлек бирде.

Фойедагы бәйрәм атмосферасы, укучыларның матур җырлары, шарлар, чәчәкләр һәм елмаюлар һәркемне сөендерде! Җирле үзидарә көне укытучыларга һәм мәктәп укучыларына мәктәп тормышының иң якты һәм матур көннәреннән берсе буларак истә калды. Бу традиция киләсе елда да сакланачак, дип ышаналар мәгариф учреждениесендә, әмма инде башка чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International