Бүген, 8 октябрьдә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев рәислегендә районның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырышның төп темасы район территориясендә кош гриппын ачыклау факты, аеруча куркыныч авыруның учагын бетерү буенча кичектергесез чаралар күрү буенча фикер алышу булды.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды. Габделхак Госман улы хәбәр иткәнчә, кош гриппы Буа муниципаль районының бер крестьян-фермер хуҗалыгында табылган. Ачыкланганча, йогышлы кошлар Чуаш Республикасыннан сатып алынган. Хәзерге вакытта әлеге хуҗалыкта эпизоотиягә каршы чаралар комплексы үткәрелә, кошлар юк ителгән.
Кошларның гриппы - төрле төрдәге йорт һәм кыргый кошлар авыруыннан гыйбарәт, эпизоотия формасында уза, шул ук вакытта авыру баш санын күпләп юк итәргә һәм киң таралырга сәләтле. Шул ук вакытта грипп кошчылыкта зур икътисади зыян китерергә мөмкин. А кош гриппынң кайбер вируслары кошларга гына түгел, ә кешеләргә дә йогарга мөмкин.
Утырыш йомгаклары буенча районда кош-кортның баш саны торышына мониторингны көчәйтү турында, шул исәптән авыл җирлеге башлыкларына, авыру учаклары барлыкка килүне кисәтү һәм кош-корт баш санын ачыклау максатында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күзәтү үткәрү һәм халык белән кош гриппының югары куркынычы турында аңлату эшләре алып бару турында карар кабул ителде. Моннан тыш, эшкуарларга һәм гражданнарга кош гриппы буенча карантин чараларын үтәү чорында йорт кошларын сатып алудан тыелып торырга, элек сатып алынган кошны урамга һәм сулыкларга чыгармаска туры киләчәк. Йорт хуҗалыгында кош-корт авыруы килеп чыгуга шикләнгәндә шулай ук районның ветеринария хезмәтенә түбәндәге адрес буенча хәбәр итәргә: Буа ш., Ленин ур., 52 йорт, (84374) 3 24 04, яисә участок ветеринария табибларына әйтү сорала.
Халык өчен белешмәлек
Кошлар гриппы - вирус авыруын кузгатучы кискен йогышлы авыру.
Йоктыру юллары:
Кешенең авыруы йогышлы һәм үлгән йорт һәм кыргый кош белән тыгыз элемтәдән соң була.
Авыручы кыргый һәм йорт кошларында гадәти булмаган тәртип, хәрәкәтләрне дискоординацияләү (баш белән әйләнү, муен кәкерәю), тышкы ярсыткычларга реакция булмау һәм хәлсезлек күзәтелә. Кошларда цианоз күзәтелә, кикрикләре шешә , шулай ук сулыш алулары кыенлаша.
Кайбер очракларда, тиешле термик эшкәртүдән башка, ит һәм йомырка кулланганда, кешенең зарарлануы да мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, минус температуралары булганда, кош гриппы вирусы саклана, әмма температура +70°кадәр җылыну берничә минут эчендә вирусны үтерә.
Кош гриппы белән авыруның билгеләре.
Авыру йоктырудан авыруның беренче билгеләренә кадәр берничә сәгатьтән 5 көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин. Кош гриппы белән авыру туңудан, тән температурасы 38°С га кадәр һәм аннан да югары күтәрелә, мускуллар һәм баш авыртуыннан, тамак чирләрдән башлана. Күп тапкырлар косу булырга мөмкин. Хәл торышы тиз начарлана. 2-3 көннән соң еш кына юеш йөткерү барлыкка килә. Аннары сулыш алу кыенлыгы туарга мөмкин. Бавыр, бөер һәм баш мие зарарланырга мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, тиз арада табибка диагноз билгеләү һәм вакытында дәвалау алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.