Тыл хезмәтчәне Боздунова Тамара Михайловнаны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…») социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районы «Гармония» үзәге психологлары, социаль хезмәтләр алучылар белән бергә, тыл хезмәтчәне Тамара Михайловнаны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.

Балалар Боздунова Тамара Михайловнага үз куллары белән ясаган открытканы тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге белән озын гомер теләделәр.

Мондый очрашулар буыннар элемтәсен ныгытуга китерә, балаларда ихтирам һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International