Бүген шәһәрнең барлык почта бүлекчәләрендә Әбүнәче көне үткәрелә. Шул исәптән район газетасына да.
Сәгать 10да Үзәк почтамтта район газетасына 122 кеше язылган.
- Интернет заманына карамастан, газета-журналларга халык актив языла. Район газетасына да сорау бар. Без әбунәчеләргә зур булмаган бүләкләр дә әзерләдек, - ди үзәк почтамт хезмәткәре Гүзәл Гыйбадуллина.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 октябреннән 11 октябренә кадәр (бу көнне дә кертеп) 2021 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән «Байрак» («Знамя», «Ялав») район газетасына язылу мөмкинлеге бар. Күрсәтелгән көннәрдә халык өчен ярты елга язылу бәясе 655 сум 50 тиен. Почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша гәҗиткә язылырга ашыгыгыз. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!