Буаның "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр батарейкаларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын өйрәнделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре-Залалова Н. В., Грошева С. В. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Кечкенә батарейкадан зур бәла-" дигән танып-белү экологик дәрес үткәрделәр. Ул экологик грамоталылыкны арттыруга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән иде. Балалар батарейкаларны чүп чиләгенә ташларга ярамаганлык турында белделәр. Аларга, көнкүреш чүп-чарына эләккәннән соң файдаланылган ток чыганакларының, куркыныч хәлләргә китерергә мөмкинлеген аңлаттылар. Балалар Фиксикларның “ батарейки” исемле мультфильмын караганнан соң фикер алыштылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы көче белән җыелган батарейкалар экологларга киләчәктә утильләштерү өчен тапшырылды. Үз срогын эшләгән ток белән тукландыру элементларының гомуми авырлыгы 25 кг тәшкил итте.
Дәрестә таратылган "Экология мәктәбе" дип аталган буяу китаплары балалар өчен истәлекле бүләк булды.