Район халкын «Татарстан кроссы-2020» гә чакыралар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Традицион спорт бәйрәме бу шимбәдә Наратлыкта ( Сосновый бор) узачак. Йөгерү буенча ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру максатыннан үткәрелә.

      "Татарстан кроссы-2020" ярышларында катнашырга рөхсәт ителә:

- гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары:

- шәһәрнекеләр – 30 кеше һәм аннан да күбрәк (номер урынына мәктәп исеме);

- авыл җирлекләре – 10 кеше һәм аннан да күбрәк (номер урынына мәктәп исеме);

- урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары-30 кеше һәм аннан да күбрәк (номер урынына урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары исеме);

- җитәкчеләр, эшчеләр, хезмәткәрләр, предприятие һәм оешма ветераннары (состав чикләнмәгән, номерлар чаңгы базасында биреләчәк).

      Ярышларда катнашучылар бары тик гаризаларда табиб рөхсәте булганда һәм  термометрия узганнан соң гына катнашырга  рөхсәт ителә. Роспотребнадзор таләпләрен үтәү кысаларында термометрия һәм катнашучыларны теркәү стартка кадәр үз яшь категориясендә, катгый билгеләнгән вакытта 20 минут кала үткәреләчәк.

 .

Дистанцияләр

Старт вакыты

Яшь төркеме

1000 м (кызлар, егетләр)

9.40

5-6 сыйныфлар (2008-2009 елгы)

1000 м (кызлар, егетләр.)

10.00

7-9 сыйныфлар (2005-2007 елгы)

 

1000м (кызлар, егетләр)

 

 

10.20

 

 10-11 сыйныфлар (2003-2004 елгы),

Урта махсус уку йорты, югары юку йортлары (юноши, девушки)

Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр, ветераннар, җитәкчеләр

   

1000 м

10.40

20-35 яшь

1000 м

11.00

35-55 яшь

1000 м

11.20

55 яшь һәм аннан өлкәннәр

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International