Буада кош гриппы белән зарарланган казларны һәм үрдәкләрне юк иттеләр

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт  ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин сүзләренә караганда, фермер хуҗалыгында барлык кош-кортлар юкка чыгарылачак.

Бу 1200дән артык каз һәм 120гә якын үрдәк. Соңгыларын фермер 27 сентябрьдә сатып алган. Ветеринария документлары булмаган. Казларны июнь аеннан бирле үстергәннәр. Башта үрдәкләр, аннан казлар авырый башлаган. Авыру лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә билгеләнгән. Хәзерге вакытта хуҗалыкта кош гриппы авыруы таралуга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Йорт кошлары гына түгел, терлек азыгы, хуҗалык инвентаре, агач эшләнмәләре дә юк ителәчәк. Биналарда дезинфекция үткәрәчәкләр. Киләсе ел дәвамында фермада кош-корт тоту тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International