Барыннан да элек пассажирлар куркынычсызлыгы!

2020 елның 9 октябре, җомга

Кискен  респиратор вирус инфекциясе авыруларының сезонлы күтәрелүе һәм яңа коронавирус йогышы таралу дәвам итүе сәбәпле, Буа муниципаль районында сәүдә, җәмәгать туклануы объектларында, халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиеләрдә яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәү буенча мониторингны көчәйтергә дигән карар кабул ителде.

Шушы көннәрдә мобиль төркем Роспотребнадзор вәкилләре, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать транспортында битлек режимын һәм башка профилактика чараларын, аерым алганда, соңгы тукталышларда пассажирлар утыртканнан соң контакт өслекләрен эшкәртү өчен дезинфекция чаралары булуны тикшерде. Безнең районда пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы оешмаларда һәр маршрутка чыкканда дезинфекция чаралары, шулай ук машина йөртүче һәм кондуктор өчен битлекләр һәм перчаткалар бирелә. Автобусларны эшкәртү соңгы тукталышта – микроблар һәм вируслар үтерә торган дезинфекция чаралары белән башкарыла, барлык өслекләр —тоткычлар, пыяла һәм утыргычлар эшкәртелә. Җәмәгать транспортын санитар эшкәртү буенча көчәйтелгән чаралар эпидемия хәле яхшырганчыга кадәр күреләчәк һәм шуны да искәртик: пассажирлар, машина йөртүчеләр һәм кондукторлар саклагыч битлекләр кияргә тиеш.

Белгечләр хәзерге вакытта  ОРВИ белән авыручылар санының артуы күзәтелә, шулай ук коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы кала, дип искәртә. Кеше, тирә-юньдәгеләрне зарарлап, симптомсыз чирләргә мөмкин. Шуңа күрә битлек режимын сакларга кирәк. Ә битлексез генә җәмәгать транспортында йөрү теләге булган кешеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте түбәндәгеләрне аңлата: маскалы режимны үтәмәү РФ КоАП 20.6.1 статьясы нигезендә эпидемиягә каршы чараларны бозу булып тора һәм штраф салуга китерә.

Бу көннәрдә эш бирүчеләргә дә аерым җаваплылык йөкләнгән. Алар хезмәткәрләргә битлек кияргә кирәклеге турында гел искәртеп кенә калмыйча, саклык чарасы- битлексез биналарга керүгә дә юл куймаска тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International