Район делегациясе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2020 елның 9 октябре, җомга

Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге район делегациясе Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Район делегациясе составында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, «Авангард» ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин, «Заря» ҖЧҖ директоры Фәрит Мөдәрисов, «Буа элеваторы» ҖЧҖ директоры Газинур Хәкимов, «Кыят» ААҖ генераль директоры Владимир Грачев, «Ямбулат» АХК рәисе Тәлгать Фәсхетдинов, «Бола» АХП ҖЧҖ директоры Айдар Латыйпов, авыл хуҗалыгы ветераны Равил Исхаков, фермерлар Җәмил Дәүләтшин, Петр Лапшин, Фәргать Сибгатуллов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Иван Мулеев, «Ямбулат» АХК сыер савучысы Марина Ермакова, «Дружба» ҖЧҖ  тракторчысы Александр Степанов, «Заря» ҖЧҖ  зоотехнигы Раил Идрисов бар иде. Әлеге зур тантанада  Буа районының «Авангард» ҖЧҖендә ясалма орлыкландыру технигы Галина Ермакова «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Уңыш бәйрәме «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International