Буа районында ТР Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш муниципаль районнарының коммерцияле булмаган оешмалары өчен семинар узды.

2020 елның 9 октябре, җомга

“Комерцияле булмаган оешмалар көнендә”  Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Әлеге семинарны "Буа Грант" социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге " автоном коммерциячел булмаган оешмасы" оештырды . Хөрмәтле кунак булып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова чыгыш ясады.

Идел аръягы зонасы Комерцияле булмаган оешмалар вәкилләре грантларны ничек дөрес итеп язару, гаризаларны ничек дөрес итеп рәсмиләштерү һәм грантлар буенча хисап тоту нечкәлекләре турында  белделәр. Шулай ук актив коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре үз эшчәнлекләре һәм грантлар алуда ирешкән уңышлары турында да  сөйләделәр.

Спикерлар булып Дыганов Антон Георгиевич - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләре Үзәге җитәкчесе (Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге), Салмина Светлана Витальевна - Казан федераль университетының икътисадый иминлек һәм салым салу кафедрасы укытучысы, бухгалтерлык исәбе һәм салым салу буенча консультанты,  Сатикова Диләрә Дәниф кызы - «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы (Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче), Сафина Зөлфия Нурмөхәммәт кызы - Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директоры, Фаскутдинов Самат Рамил улы - «Буа гранты» Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәге директоры чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International