Буада тагын бер яңалык – бау паркы ачылды. "Sky Park" - бу районыбыз кунаклары һәм буалылар өчен актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа иҗтимагый киңлек.
Бүген аны район башлыгы Ранис Камартдинов белән берлектә яшь буалылар сынап карады. Ә иртәгедән башлап ул барлык теләүчеләр өчен ачык.
Эш вакыты: эш көннәрендә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.Бәясе: балалар трассасы- 50 сум, яшүсмерләр өчен– 70 сум, өлкәннәргә - 100 сум.
! Балалар трассасында балаларның әти-әниләре белән булулары мәҗбүри.