2020 елның 10 октябрендә Наратлыкта «Татарстан кроссы-2020» массакүләм җиңел атлетика йөгереше узды. Санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәү максатында, термометрия, катнашучыларны теркәү һәр яшь категориясе өчен билгеләнгән вакытта узды. Ярышларда 1000 м дистанцияне узып, 480 кеше катнашты. Стартка беренче булып 5-6 нчы сыйныф укучылары чыкты,алар эстафетаны 7-9, 10-11 нче сыйныф укучыларына, студентларга, оешма һәм предприятиеләр вәкилләренә тапшырды. Бәйрәм чарасын спорт ветераннары төгәлләде. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.