Буада В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионда 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында кече шәһәрләр һәм районнар Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Анда беренчел этапның алты җиңүче командасы- Мамадыштан «Олимп», Буа шәһәреннән «Батыр», Зәйдән «Барс», Аксубайдан «Аксу», Биектаудан «Эверест» һәм Минзәләдән «Олимп» катнашты. Ярышлар түгәрәк система буенча узды, һәр команда динамик футбол уены күрсәтте. Турнир кызыклы көрәштә узды һәм капкага кертелгән туплар белән сөендерде. Гомумән алганда, командалар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - «Олимп» Мамадыш, 2 урын - «Барс» Зәй, 3 урын - «БАТЫР» спорт мәктәбе, 4 урында Аксубайлылар, ә 5урында Биектаудан «Эверест» ,6нчылар - «Олимп» Минзәлә. Турнир нәтиҗәләре буенча без катнашучы командаларның тренерлары белән аралаша алдык: "Турнирны оештыру буенча барысы да югары дәрәҗәдә иде, барлык уеннар да вакытында, дисциплиналы рәвештә узды. Үз командабыз буенча шуны әйтәсем килә, турнир сеткасында авырырак булды, һәм ахырда гына без Зәйдән «Барс» командасын җиңүгә ирештек. Өч команда арасында тугыз очко бар һәм безнең команда туплар аермасы буенча гына өченче урынга чыкты. «Рубин» Академиясеннән селекционер безнең берничә уенчыбызны аерып күрсәтте һәм без бу малайларны анда шөгыльләнә башларлар дип өметләнәбез, чөнки безнең спорт мәктәбе өчен бу зур плюс булачак», — дип сөйләде «Батыр» командасы тренеры Радик Садыйков.
Финал этабы матчларында, чыннан да, «Рубин» ФК Академиясе тренер-селекционеры Әдһәм Әхмәдов та бар иде. Без аңардан малайларны Татарстанның төп футбол Академиясенә сайлап алганда нәрсәгә игътибар итүен сорадык: иң мөһиме, егетләрнең актив һәм хәрәкәтчән булулары. Иң мөһиме малайлар координацияле, җитез һәм уен техникасын аңлый белергә тиешләр. Уенда барысы да күренә, барысы да азар, кәеф белән уйныйлар, үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәләр. Егетләрнең мотивациясе бар, барысы да тулысынча турнирга бирелә беләләр.