2020 елның 17 октябрендә тоталь диктант узачак

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елның 17 октябрендә рус теленнән «Тоталь диктант» Халыкара белем бирү акциясе узачак. Акциянең төп бурычы - яшьләрнең һәм халыкның игътибарын рус  телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыру мәсьәләсенә җәлеп итү. Акциянең шигаре: грамоталы язу - модалы! Татарстан Республикасында акцияне оештыручылар булып Рус милли мәдәни берләшмәсе, филологлар советы һәм акция координаторларының инициатив төркеме белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тора. Буа шәһәрендә «Тоталь диктант»  акциясе барлык шәһәр мәктәпләре базасында- 6 мәйданчыкта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International