Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Виртуаль туризм» дигән инновацион технология буенча эш дәвам итә.
Виртуаль туризм-сәяхәт итәбез һәм арымыйбыз. Бу өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ерактагы дөньяга сәяхәтләрен киңәйтү өчен уңайлы ял шартлары.
Мондый экскурсияләрне сайлау социаль хезмәт күрсәтү бүлекләренең социаль хезмәт күрсәтүләрен алучылар тарафыннан өйдә алардан сорашып белешү, календарь-тематик планлаштыру, Интернет челтәрендә чыганакларны һәм экскурсия объектларын өйрәнү, иң яхшы виртуаль экскурсияләр сайлап алу юлы белән билгеләнгән: видео-экскурсияләр, мультимедиа презентацияләре, 3d-экскурсияләр, навигацияләр, интерактив фотопанорамалар, текстлар һ. б. лар.
Рима Зарифовна үтенече буенча Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәре тарихи урыннарында йөреп кайту узды. Сәяхәтләр, виртуаль булса да, онытылмаслык якты тәэсирләр калдыра, болар барысы да олы кешенең кәефен һәм тонусын күтәрә, аңа тормышның бөтен тулылыгын тоярга мөмкинлек бирә.