70 меңнән артык татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә: һәр хезмәткәргә 2020 елның 31 декабренә кадәр, шул исәптән, эш бирүчегә традицион кәгазь яки электрон рәвештә хезмәт кенәгәсен сайлап алу турында язма гариза бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки РПФ сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.

#Пенсияфонды  #Буашәһәре  #БезСезнең өченэшлибез!

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International