Авыллар да чаңгыга басты

2013 елның 1 марты, җомга
Узган җомгада Иске Суыксу авылында Универсидага багышлап, “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Зур Боерган, Иске Тинчәле, Иске Суыксу авыллары спортчылары катнашында үткәрелгән чаңгы ярышы чын мәгънәсендә кышкы бәйрәм төсен  алды.
“Вамин-Буа” агрофирмасы генераль директоры Р. Хисамовның ярыш уздыру турындагы инициативасын урта мәктәп директоры И. Әхмәтшин, авыл җирлеге башлыгы Р.  Заһидуллина күтәреп алдылар һәм көч сынашуга әзерлекне башлап та җибәрделәр. Көннең чагыштырмача җылы, җилсез булуы да тәэсир итте – көчләрен сынарга теләүчеләр байтак булды. “Яңа стадионда стартка мәктәп балалары, аннан соң авыллар яшьләре басты. Кемдер җил булып алга очты, кемдер, егылып, кадерле минутларны әрәм итте.
Авыл мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләрнең җырлап торулары да чаңгычыларга көч өстәде. Ярышта катнашучылар арасында иң өлкәне – пенсионер Р. Хөсәенов финиш сызыгын беренче булып үтү бәхетенә иреште. Иске Тинчәледән Г. Гыйльманова, М. Миначев, Зур Боерганнан А. Шашкин, Иске Суыксудан Г. Сабитова, Р. Хөсәенов үзләренең көчле чаңгычылар булуларын күрсәттеләр. Быел чаңгыга беренче тапкыр баскан Р. Заһидуллина: “Берәрсе егылып, имгәнеп ята күрмәсен, дип, иң арттан килдем”, - дип шаярта. Тирләп-пешеп килгән спортчыларны кайнар чәй, тәмле коймаклар пешереп каршы алдылар. Р. Хисамов ярышларның күчмә кубогын һәм агрофирманың Мактау грамотасын Иске Тинчәле авылы командасына тапшырды. Искесуыксулылар икенче урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International