Ел саен традицион рәвештә уздырылучы әлеге бәйге район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллинның катнашучыларга изге теләкләрен җиткерүдән башланып китте. “Бәйгедә көч сынаган барлык егетләр дә берничә елдан армия сафларына чакырылачак. Шуңа да мондый хәрби әзерлек аларны бары чыныктырыр гына. Уңышлар телим”, - диде ул. ДОСААФ (РОСТО) директоры Рөстәм Әбүзәров, аның сүзләрен хуплап, ярышның калган төрләрендә дә җиңүләр теләде һәм беренче бәйгене юл йөрү кагыйдәләре белүгә игълан итте. Шуны гына көткәндәй, һәр команда әгъзасы өйрәнгәннәрен искә төшерергә кереште. Укучылар юлларда җәяүленең һәм автомобиль йөртүченең хокукларын, юл билгеләренең мәгънәсен белүгә имтихан тоттылар. Бу конкурста шәһәрнең сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучысы Д. Зыятдинов көндәшләрен көнләштерерлек нәтиҗәләр күрсәтте.
Икенче бәйге беренче медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле иде. Анда күбрәк кызлар катнашты. Алар пешкәндә, өшегәндә, кызу сукканда, суга батканда һәм башка очракларда нишләргә кирәклеген сөйләп, күрсәтеп бирделәр. Монда иң яхшы шәфкать туташлары исеменә өч кыз – лицей-интернаттан Р. Җәләлетдинова, Алшихтан –Т. Матвеева, Адав-Толымбайдан И. Хөсәенова ия булдылар.
Киләсе конкурсларда егетләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Кулларына чын корал – пневматик мылтык алып ату аларга тагын да горурлык өстәде. Мишеньдагы унлыга тидерү өчен күп тырыштылар. Уен тәмамлангач жюри әгъзалары һәр чараны алып баручы, ДОСААФ директоры урынбасары Рафыйк Шәрәфетдинов катнашучыларның мәргәнлек сәләтләрен тикшерделәр. Гомуми нәтиҗә буенча Аксу егете Ф. Нуруллин беренче урынга лаек булды.
Корал чираттагы ярышта да кулдан төшмәде. Уенчылар 74 маркалы Калашников автоматының төзелешенә игътибар бирделәр. Коралны вакытка сүтеп-җыюда Чуаш Киштәгеннән С. Зайцев беренче нәтиҗә күрсәтте. Ярышның соңгы өлешен үткәрү өчен барлык чараларда актив катнашучылар автодромга күченделәр. Монда уенчыларга төп шарт – автомобильне фигуралы йөртү иде. Бер-ике елдан “права” аласы егетләр өчен конкурсның бу төре әзерлек дәресе кебек булды. Алар арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы А. Гусаров утырган автомобиль бер дә ялгышмыйча финишка килде.
Уен ахырында жюри әгъзалары гомуми нәтиҗәләргә йомгак ясап, командалар буенча да урыннар бирделәр. Анда икенче-өченчелекне лицей-интернат һәм Яңа Чәчкап урта мәктәбе алды. Ә абсолют җиңүче команда итеп Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп танылды. Аларга бүләк итеп пневматик корал тапшырылды.