Зиратларны җыештыру – һәр авылдаш эше

2013 елның 1 марты, җомга
Үткән шимбәдә район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров авыл җирлекләре башлыклары белән үткән очрашуда зиратларны тәртиптә тоту мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
“Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, туган-тумачаларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән изге урынны чистартып, карап тоту кулдан килмәслек эш түгел. Бары теләк, оештыру гына кирәк”, - диде ул. Бу мәсьәләдә үрнәк алырдай авыллар бар. Буа май-сыр комбинаты җитәкчесе Фәнил Шәйхаттаров авылдашларын җыеп, Татар Биморзасы авылы зиратын чистартуны оештырды. Монда картайган, черегән куаклар киселеп, кырыйга чыгарылды. Килдураз авылында да ике зират та тәртиптә тотыла. Иске Суыксу авылы зиратына керү юлында район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм башка авылдаш егетләр спонсорлыгында кирпечтән стенд ясалды. Аңа җирле шагыйрә Динә Камалетдинова язган: “Бу капкадан үтеп кергәннәргә хәер-дога кирәк иң элек”, - дигән шигъри юллар урнаштырылды. Зиратны чистарту өчен мәчет ярдәме белән “Дружба” пычкысы сатып алынды. Марат Санатуллин һәм Фәнис Хәмитов 12 гектарлы Иске Суыксу зиратындагы карт агачларны кисәләр. Халык белән оештырылган өмәнең дә файдасы булды. “Яңа Суыксу авылы зиратына да кулларыбыз җитәчәк”, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллина. 
Шул ук вакытта яшәүчесе аз яисә бөтенләй булмаган Курени, Утинка, Ягодная, Таң, Каракитә, Кызыл Каен кебек авыллар зиратлары да караучысыз калмасын. Әлеге авылларда туып-үскән читтә яшәүчеләргә алдан хәбәр биреп, өмә оештыру кулай булачак. Чакыру хәбәре алган авылдаш битараф калырга тиеш түгел. Адав-Толымбай, Күл Черкене авыллары зиратлары уңган куллар көтеп тилмерәләр. Карлы авылында үткән җыенда авыл җирлеге башлыгы Әсгать Мөхәммәтшин зират өстен чистарту буенча оештырылган өмәдә күпчелек очракта бары тик өлкәннәр генә булуын әрнеп сөйләде, ә бит авыр агач кәүсәләрен күтәреп чыгару, коймаларны төзәтү яшь көч таләп итә. Зиратларга карашыбыз үткәнебезгә мөнәсәбәтебез дә ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International