Буа комбайнчысы югары уку йортына керү өчен сертификат алды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

9-10 октябрь көннәрендә  Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты базасында Татарстан Республикасының яшь комбайнчылары арасында "Хезмәт кешесенә дан" конкурсы узды. "Авангард" ҖЧҖнең комбайнчысы Тухватуллов Радис Радик улы актив катнашучы сертификатына ия булды. Аңа шулай ук  Казан дәүләт аграр университетына укырга керүгә тәкъдим сертификаты да тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International