1 ноябрьгә кадәр су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга 2020 елның 9 ае өчен хисап тапшырырга кирәк. Бу чордагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматны оешмалар Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша бирергә тиеш. Хисап бирү мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсенең коммуналь өлкә оешмалары мониторингы һәм күзәтү бүлеге белгечләренә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8(843)221-82-70, 221-82-73,221-82-77.