15 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Инстаграмында, өлешләп катнашу шартнамәсе буенча, төзелә торган йортта фатир сатып алу мәсьәләләре буенча туры эфир узачак.
Турыдан-туры эфир уздырганда Татарстан Росреестры эксперты ышанычлы төзүчене ничек сайларга икәнен; эскроу-счет кулланып, өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү өчен нәрсәләр таләп ителүен һ.б. турында сөйлиячәк.
Сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының @rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтының Direct каналында язылыгыз.