1 декабрьгә кадәр гражданнарга милек салымнарын түләргә кирәк

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

 

1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:

-Физик затлар мөлкәтенә салым

-Җир салымы

-Транспорт салымы

-Салым агенты тотып калмаган физик затлар керемнәренә салым

Салым хәбәрнамәләре почта аша, ә  "Физик затлар өчен шәхси кабинет" кулланучыларына турыдан-туры Шәхси кабинетка җибәрелә.

Кирәк булганда салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органында алырга яки "Минем документлар" КФҮнә гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин

 

Салым хәбәрнамәләре җибәрелмәячәк:

-Ташламалар булу яисә салым тотып калуны куллануга бәйле рәвештә салымнар исәпләнмәгән булса;

-Хәбәрнамәдә салым күләме 100 сумнан кимрәк булса.

Салым хәбәрнамәсендә дөрес булмаган мәгълүматлар ачыкланганда, бу хакта салым органына теләсә нинди уңайлы ысул белән (шәхсән, почта аша, Россия Федераль салым хезмәте сайты яки Шәхси кабинет аша) хәбәр итәргә кирәк.

Салымнарны түләү юлы:

-      «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша

-      Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет»та

-      Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә

-      Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша

-      Түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекчәләре аша.

Тулырак мәгълүматны nalog.ru сайтыннан һәм   8-800-222-22-22 телефоны буенча алырга була.

«САЛЫМ ТҮЛӘПКИЛӘЧӘКНЕ ТӨЗИБЕЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International