ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү өчен гариза бирү сервисы гамәлгә ашырылды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле әти-әниләр!

 

«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә 2018 елдан социаль яклау органнары тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү (алга таба - айлык түләү) бирелә.

Айлык түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар хокуклы. Түбәндәге шартларда:

Россия Федерациясе гражданлыгы булу;

Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;

гаиләнең җан башына уртача кереме 20 170 сумнан артмый (2019 елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләме).

2020 елда айлык түләү күләме-9 373 сум (2019 елның 2 кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме).

Игътибар итегез, 2020 елның 1 октябреннән айлык түләү өчен гаризаны тулысынча электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирергә мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru сайтының «Хезмәтләр электрон рәвештә/социаль яклау (гариза бирү, түләүгә, субсидияләр)» өстәмә битендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International