"Торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре: торак законнарындагы үзгәрешләр" семинарына чакырабыз

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, "Үз мәнфәгатьләре вәкиллегенә мохтаҗ булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы" ҖЧҖ ярдәме белән, инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм аларны хокукый мәгърифәткә юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.

2020 елның 16 октябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбендә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес уза: «Торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре: торак законнарындагы үзгәрешләр» семинары.

Әлеге дәреснең максаты булып түбәндәгеләр тора: торак милекчеләре яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яллаучылар булган балаларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) юридик һәм көнкүреш грамоталылыгын күтәрү, шулай ук ТКХ хезмәтләрен күрсәтүче идарәче компанияләр һәм оешмалар белән ышанычлы аралашуга өйрәтү.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга.

Шулай ук хәбәр итәбез, Сез, Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына дәресләр вакытында җавап алу өчен алдан ук кыска сорау җибәрә аласыз (*мөрәҗәгать түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International