Татарстанда «чәк-чәк» җитештерүчеләрнең төп бишлеге

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 14 октябрьдә чәкчәк көне билгеләп үтелә, бу уңайдан татар халкының милли тәм-томы, татар кунакчыллыгы символы турындаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөйләргә булды.

Элек  бу ашамлык бары тик бәйрәм өчен генә әзерләнгән, аны туйга бүләк итү йоласы булган. Хәзер исә чәк-чәк көндәлеккә әверелде диярлек, аны теләсә кайсы супермаркетта сатып алырга мөмкин.

Шулай итеп, чәкчәк җитештерү күләме буенча рейтингта беренче урынны Казанның 3 нче икмәк заводы алып тора. Бу ризык  2019 елда биредә 1003 тонна җитештерелгән. Иң борынгы җитештерүчеләрнең берсе булган, Казан шәһәрендәге икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерүчесендә бу тәм-томның 44 төре сатып алучыга тәкъдим ителә. Мәсәлән, бер тартмада чәк-чәкнең 8 төре: классик, мәк, кунжут, кокос, әстерхан чикләвекле, күрәгә белән һәм матур дизайнда  эшләнгән төргәктә, шоколадлы «Любимый город» чәк-чәге дә.

1939 елда башланган завод тарихы күп еллар дәвамында икмәк пешерүчеләрнең хезмәте һәм тырышлыгы аркасында барлыкка килгән вакыйгаларга һәм гореф-гадәтләргә бай. «3 нче Казан Икмәк заводы» АҖ узган ел Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәк» II Бөтенроссия гастрономия бәйрәме»  фестивале кысаларында узган «Иң яхшы чәк-чәк» дегустация конкурсында җиңүче булды.

Икенче урында - Икмәк-кондитер комбинаты («БКК»). Биредә чәкчәкнең 27 төрле төрен сатып алырга була, алар авырлыгы, савыты белән генә түгел, төрле зәвыклары белән дә аерылалар. Узган ел «БКК» 230 тоннага якын чәкчәк җитештергән.

Өченче урынны Татпотребсоюз алды. Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе системасында ел саен уртача 80-90 тонна чәкчәк-чәк җитештерелә. Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Балтач, Буа, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән районнары әлеге тәм-томны әзерләүдә аеруча актив катнашалар.

Татарстанда чәкчәк төрле формаларда: таучык, конуссыман, цилиндр, квадрат, порцион шарчыклар рәвешендә ясала. Һәр районда кондитер эшләнмәләрен үзләренчә әзерлиләр, мәсәлән, Әгерҗе, Актаныш һәм Чирмешән районнарында - эре, вак шарчыклар, Әгерҗе районында - эре, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Саба районнарында вермишель токмачы формасында.

Дүртенче урында–традицион, чын чәкчәк тәкъдим итүче 1 нче номерлы пекарня. 2008 елда төзелгән предприятие чәк-чәк җитештерү буенча Татарстан базарында лидерлык позициясен били - елына 80 тонна чамасы чәк-чәк пешерә. Биредә милли кухня традицияләрен саклап, 5 төрле тәм-томнар чыгаралар, моннан тыш, матур бәйрәм тартмасында сувенир чәк-чәк сатып алырга да мөмкин. Ә бу милли колоритлы иң яхшы бүләк!

Безнең рейтингта бишенче урында – «Яшел Үзән Икмәк комбинаты», ул 16 төр баллы чәкчәк тәкъдим итә. Предприятие елына 50 тонна продукция чыгара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Татарстан Республикасының икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләренең берсе, ул Яшел Үзән районын гына түгел, Казан, Чабаксар һәм Волжск шәһәрләрен дә сыйфатлы продукция белән тәэмин итә, башка төбәкләр белән дә хезмәттәшлекне үстерергә омтыла.

Чәк-чәкнең төп өлеше үзгәрми, әмма аның формасы үзгәрә. Тәм-том әзерләү өчен балны шикәр белән эретү, су өстәү дә җитә һәм болгатып сироп пешерергә кирәк. Кайнар баллы составны чәк-чәк өстенә коялар, теләгән форма биреп, савытка салалар. Теләк буенча десерт чикләвек һәм коры җиләк-җимеш белән бизәргә мөмкин.

Тәмле чәк-чәк әзерләү өчен бары  май, он, йомырка, сөт һәм бал кирәк.

Кеше сәламәтлеге өчен чәк-чәк составындагы бал  файдалы, әмма бу продукт югары калорияле.

Рекордсмен чәк-чәкне Казанда 2018 елгы FIFA ачылышына әзерләгәннәр иде, ул футбол тубының яртысы  формасында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International