«Һөнәри керемгә салым» нәрсә ул?

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләр башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарын түләргә бурычлы.

Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлек бирәчәк.

Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре.

ОТЧЕТЛАР ҺӘМ ДЕКЛАРАЦИЯЛӘР ЮК: декларацияне тапшырырга кирәкми. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;

ЧЕК КУШЫМТАДА ФОРМАЛАША: Чекны «минем салым» мобиль кушымтасы аша формалаштырырга була;

ИМИНИЯТ КЕРТЕМНӘРЕН ТҮЛӘМӘСКӘ МӨМКИН: пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән кертемнәр түләү бурычы юк;

ШӘХСИ ЭШМӘКӘР СТАТУСЫННАН БАШКА ЛЕГАЛЬ ЭШ: шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә була. Керем кушымта белешмәсе белән раслана;

САЛЫМ ТОТЫП КАЛЫНГАН АКЧА БИРЕЛӘ: тотып калынган сумма-10000 сум. 4% ставка 3%ка кадәр,  6% ставка  4% ка кадәр кими. Хисап автомат рәвештә;

ТҮЛӘҮГӘ САЛЫМНЫ ИСӘПЛӘРГӘ КИРӘК ТҮГЕЛ: салым автомат рәвештә кушымта аша исәпләнә. Түләү-киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;

ОТЫШЛЫ САЛЫМ СТАВКАЛАРЫ: 4% — физик затлардан кергән табыш күләме.
6% — юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән керемнәр күләме. Башка мәҗбүри түләүләр юк;

ГАДИ ГЕНӘ ИНТЕРНЕТ АША ТЕРКӘЛҮ: инспекциягә визитсыз теркәлү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яисә банк аша;

ХЕЗМӘТ ШАРТНАМЛЕ ЭШ БЕЛӘН БЕРГӘ АЛЫП БАРУ: хезмәт хакы салым исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урынында хезмәт стажы өзелми;

САЛЫМ СТАВКАЛАРЫ:  салым ставкасы, һөнәри керемгә салым түләүчегә акчаларны кем күчерүенә бәйле (физик затлар белән исәпләгәндә, 4% , ИП һәм оешмалар белән исәпләгәндә, 6%).

налоговая ставка зависит от того, кто перечислил деньги плательщику налога на профессиональный доход

(4% при расчетах с физическими лицами,6% при расчетах с ИП и организациями);

Исәпләнгән барлык түләүләрне һәм түләүгә салымның беренчел суммасын кушымтада ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин.

Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International