COVID-19 авырулар белән эшләүче медикларга стаж икеләтә күләмдә исәпкә алыначак

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) коронавирус йогышы һәм коронавируска шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче-эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары белән.

Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажлары булган очракта вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы (мәсәлән, авыл җирендә кимендә 25 ел эшләү яки шәһәрләрдә 30 ел эшләү). Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу срогы махсус стаж эшләү датасыннан һәм аңа мөрәҗәгать итүне кичектереп тору чорыннан чыгып исәпләнә.

2020 елда отсрочка вакыты ел ярым тәшкил итә. Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда эшләнсә, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү срогы ел ярымга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж эшләгәннән соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International