Бөтендөнья чиста куллар көне (Global Handwashing Day) 2008 елның 15 октябрендә билгеләп үтелә. Бу датаның идеясе БМО Генераль Ассамблеясында ЮНИСЕФ балалар фонды һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә тәкъдим ителгән.
Бөтендөнья чиста кулларының төп максаты кешеләрне гадәт үзгәрүдә катнашуга җәлеп итү, кулларны гади сабын белән юу күп санлы авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итүен күрсәтү.
Роспотребнадзор искәртеп узганча, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында кул гигиенасына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сәламәтлегегезне саклагыз, җәмәгать урыннарында, транспортта һәрвакыт куллар өчен индивидуаль яклау чаралары кулланыгыз һәм кулларыгызны юыгыз.
"Кул юу буенча глобаль партнерлык" халыкара оешмасы мәгълүматы буенча, сабын белән кулларны юу COVID-19 белән көрәштә төп рольне уйный. Кул юу вирусның тышкы мембранасын җимерә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кулларны даими сабын белән юу COVID-19 йоктыру ихтималын 36% ка киметергә мөмкин.
Сабынлап кул юу - ул йогышлы авырулардан, шул исәптән холера, Эбола бизгәге, шигеллез, атипик үпкә ялкынсынуы, Е гепатиты һәм башка күп авырулардан саклануның иң нәтиҗәле һәм иң үтемле ысулы. Кул юу эчәк авыруларын 30-48%ка киметергә, кискен респиратор инфекцияләр санын 20%ка киметергә мөмкин.
Кулларны дөрес итеп ничек юарга?
· Кулларны мөмкин булганча җылы су белән юыгыз һәм аларны юешләгез;
· Сабын күбекләнгәнче кулларны ышкыгыз, аеруча бармакларга, тырнак асларына игътибар бирегез;
· кулларыгызны 15 минут дәвамында ышкыгыз;
· сабынлы кулларны агым су астында юдырыгыз;
· Кәгазь сөлге ярдәмендә кулларны киптерегез, шулай ук кранны ябу яки бәдрәф бүлмәсенең ишеген ачу өчен кәгазь сөлге кулланыгыз.
Кулларны юу процедурасы һәр кеше өчен табигый гадәт булырга тиеш, һәм аны балачактан ук сеңдерергә кирәк.
Үзеңне микроблардан һәм вируслардан саклау өчен, кулларны юарга кирәк:
· индивидуаль яклау чараларын куллануга кадәр һәм аннан соң;
· урамнан кергәннән соң;
· ризык әзерләү һәм кабул итү алдыннан;
· чи иткә һәм балыкка орынганнан соң;
· бәдрәфтә булганнан соң;
· төчкергәннән яки борынны чистартканнан соң;
· җәмәгать урыннарында булганнан соң, бигрәк тә поезддан һәм җәмәгать транспортыннан соң
· инфекцияләрнең потенциаль күчерүчеләре булган предметлар белән контакттан соң, беренче чиратта, акча купюралары
· авыруны караганнан соң, подгузник алмаштырганнан соң;
· бинаны җыештырганнан соң;
· хайваннар, шул исәптән йорт хайваннары белән аралашканнан соң;
· йоклар алдыннан;
· башка очракларда, куллар пычранган очракта аларны юу мәҗбүри.
Тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булыгыз, сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, даими рәвештә сабын белән кулларыгызны юыгыз. Исегездә тотыгыз, чиста куллар - ул сәламәт яшәү рәвеше нигезенең берсе.
