Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне:авыл хатын-кыз хезмәтчәннәре өчен Татарстанда нинди ташламалар каралган?

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.

Татарстанда авыл хатын-кызларның хезмәте югары бәяләнү, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелү сөендерә. Әйтергә кирәк, авыл хатын-кызлары өчен кыскартылган эш көне закон белән беркетелде (1 сәгатькә кыскарак һәм атнага 36 сәгатьтән артык булмаган). Ә авыл әниләренә дәүләттән өстәмә акчалар бирелә:25 яшькә кадәр беренче бала тудырганда - 50 мең сум һәм 29 яшькә кадәр өченче бала тудырганда һәм аннан соңгы балалар өчен - 100 мең сум. Мондый түләүләр авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче хатын-кызларга бирелә.

2020 елның 15 октябренә бер тапкыр бирелә торган түләүне агымдагы елда Татарстанда беренче балаларын тудырган 1584 хатын-кыз алган, өченче һәм аннан соңгы балаларын тудыручылар - 344 хатын-кыз. Бу программа эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасында бу түләүләрне беренче бала туу уңаеннан барлыгы 521 авыл хатын-кызы алган һәм өченче бала туу уңаеннан – 1050 авыл хатын-кызы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хатын-кызлары хезмәтенә зур хөрмәт белән карый һәм барлык авыл хатын-кыз хезмәтчәннәрен, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International