Россия буенча сәяхәт өчен 20% акчаны кире кайтарып була

2020 елның 16 октябре, җомга

Россия буйлап сәяхәт итегез һәм эчке туризмны стимуллаштыру буенча дәүләт программасы кысаларында бару бәясенең 20% ы күләмендә акча кире кайтарылачак.

Ноябрь бәйрәмнәренә, ялларга, кышкы каникулларга -маршрутны сайлагыз һәм файда алыгыз. Программа 15 октябрьдән 5 декабрьгә кадәр эшли:

-          мирпутешествий.рф. сайтына керегез.

-           «Мир» түләү системасының лояльлеге программасында үзегезнең «Мир» картасын теркәгез.

-           Ил буйлап сәяхәт маршрутын мирпутешествий.рф сайтында урнаштырылган туроператорлардан, отельләрдән һәм агрегаторлардан сайлагыз.

-          Сәфәр 2021 елның 10 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиеш, ә озынлыгы 2 төннән дә ким булмаска тиеш.

-           2020 елның 15 октябреннән 5 декабренә кадәр сайлап алынган туроператор, отель яки агрегатор сайтында теркәлгән «Мир» картасы аша сәяхәт өчен түләгез.

-          Кире кайтаруны 20%  күләмендә алыгыз, кире кайтаруның максималь суммасы — бер сатып алуга 20 000 сум.

Тулырак мәгълүмат белән  мирпутешествий.рф. сайтында танышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International