Буа мәдрәсәсе - Татарстан Республикасының хәзерге көндә гамәлдә булган мөселман уку йортларының иң борынгыларының берсе. Ул 1805 елда ачылган. Быел аңа 215 ел тулды. Буа Сембер губернасына керә. Мәдрәсә революциягә кадәр «Нурия» исемен йөрткән һәм Сембер губернасының иң танылган дини уку йорты булган. Һичшиксез, бүген Буа мәдрәсәсе Татарстан Республикасында иң өлкәне. Факт буенча Казан император университетыннан да өлкәнрәк, чөнки мәдрәсә 1805 елда, ә университет 1807 елда эшли башланган. Мәдрәсә өч бүлектән торган: башлангыч, урта һәм югары. 1913 елда биредә 12 мөгаллим 300дән артык шәкерткә белем биргән. Күпсанлы дини предметлардан тыш, алар физика, алгебра, география, тарих, логика, каллиграфия, гарәп, төрки (татар), фарсы һәм рус телләрен укытканнар. Мәдрәсәнең бай китапханәсе була. Совет власте урнашкач, 1923 елда мәдрәсә эшчәнлеге туктатыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Буа урта мөселман мәдрәсәсе буларак, яңа мәдрәсә эшчәнлеге 1997 елның 1 октябрендә генә башланган. Ул үзенең тарихи биналарында урнашкан. 1999-2002 елларда ярым җимерек иске агач мәчет урынында 2 катлы яңа мәдрәсә бинасы төзелә, анда яңа сыйныфлар, тулай торак, ашханә урнашкан. Буа мәдрәсәсен тәмамлаучыларның күбесе Урта Азиянең иң яхшы мәдрәсәләрендә, хәтта Мәдинә шәһәрендә дә укыталар.