Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Вкусы России» төбәк брендлары милли конкурсында катнашырга чакыра

2020 елның 16 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә «Вкусы России» төбәк азык-төлек брендларының беренче милли конкурсы старт алды. Аның төп миссиясе-кулланучыларны Россиянең зәвыкларының күптөрлелеге белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү потенциалын күрсәтү.

Конкурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә кече һәм урта бизнес казанышларына игътибарны җәлеп итәргә һәм Россия төбәкләренең авыл территорияләре өчен яңа үсеш нокталарын һәм үсеш драйверларын булдырырга ярдәм итәргә тиеш. Анда Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы белән идарә итү органнары, региональ тармак берлекләре, җитештерүчеләр берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша ала.

Конкурс 4 этапта уза:

·7 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр– конкурска старт һәм  гаризалар кабул итү

· 10 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр– гаризаларны бәяләү

·19 ноябьдән 2 декабрьгә кадәр– халык тавыш бирүе

·9 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр– финалистларны атау

Продукцияне 8 номинациядә тәкъдим итәргә мөмкин:

·«На всю страну» (товарларның килеп чыгу урыннары реестрына керүче брендлар);

·«Из нашей деревни» (халык саны 3 меңгә кадәр территория);

·«Вкусное рядом» (халык саны 30 меңгә кадәр территория);

·«Попробуй, полюбишь» (РФ аерым субъекты территориясе);

·«Ярмарка вкуса» (Россия Федерациясенең берничә субъекты территориясен тәшкил иткән азык-төлек төркеме);

·«Нас выбирают» (халык тавыш бирү җиңүчесе);

·«Загляните на огонёк» (территориянең туристлык потенциалын үстерү буенча перспективалары булган брендлар);

·«Вкус без границ» (экспорт потенциалы булган брендлар).

Шулай итеп, Россельхозбанк гастротуризм өчен җәлеп итәрлек продукция өчен «Загляните на огонёк» номинациясе ярдәмендә төбәк брендларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук Банк төбәк брендлары сурәтләнгән карта чыгарачак. Бу хакта 8 октябрьдә «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Ирина Жачкина Мәскәүдә узган «Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында хәбәр итте. Чара барышында Ирина Жачкина авыл хуҗалыгында фермер продукциясенең арта баруы һәм аның россиялеләрне сыйфатлы тукландыруга керткән өлеше турында сөйләде.

«Хәзерге дөньяда Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен базарга һәм сәүдә челтәрләренә чыгару тагын да зур әһәмияткә ия. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу юнәлештә актив эшли, һәм моның өчен төрле программалар һәм конкурслар барлыкка килүе бик яхшы. Аграрийлар өчен төп банкның да моңа кушылуы ихтирамга лаек. Ә чәк-чәк яки өчпочмак сурәтләнгән банк карточкасын һәр татарстанлыга кулда тоту үзе кызык булачак. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне хөрмәтлибез һәм милли ризыкларыбыз һәм продукциябез белән горурланабыз, алар турында бөтен дөньяга белгертергә телибез», - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Конкурста катнашкан барлык брендлар да региональ азык - төлек брендларын алга этәрү һәм аларга ярдәм итү буенча чаралар комплексының бер өлеше булачак.

Конкурс шартлары белән тулырак сайтта танышырга мөмкин https://russiantastes.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International