Гадәттәгечә, 2017 елдан башлап Яр Чаллы шәһәрендә-безнең республиканың машина төзелеше үзәгендә-Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада машина төзүчеләренең хезмәт династияләрен, ветераннарны һәм Татарстан предприятиеләренең яшь хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. «Машина төзелеше тармагының иң яхшы династиясе» исеменә Буа машина төзелеше заводы хезмәткәрләре Акбашевлар династиясе лаек булды. Шулай ук әлеге номинациядә Фәйзрахмановлар династиясе (Камаз, Яр Чаллы), Лядовлар династиясе (Казан авиация заводы), Мишустиннар династиясе (Вакууммаш) һәм Крупенниковлар династиясе (Электроприбор) катнашты.
