Буада тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 16 октябре, җомга

Буада тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиулов рәислегендә узды. Комиссия эше «соры» хезмәт базарын легальләштерү, шулай ук районда эшсезлек дәрәҗәсен киметү мәсьәләләренә багышланды. Район комиссиясе эшендә шулай ук ТР Пенсия фонды бүлеге һәм ТР Социаль иминият фонды, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчеләре, прокуратура һәм башка контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International