Вирусолог коронавирус белән зарарлану мөмкинлеген бер процентка кадәр киметү турында сөйләде

2020 елның 17 октябре, шимбә

Белгечләр битлек һәм социаль дистанция  Covid-19 коронавирус эпидемиясен җиңәргә ярдәм итәр, дип ышана. Бу хакта вирусолог, биология фәннәре докторы Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

"Битлек вирусны тапшыру ихтималын 70% ка киметә. Шуңа күрә вирус эләккән очракта, тирә-юньдәгеләргә йоктырмас өчен, битлек кияргә кирәк. Әгәр барысы да социаль дистанцияне үтәсә, авыру йоктыру  мөмкинчелеге бер процентка кадәр кими. Мондый алым эпидемияне нәтиҗәле җиңәргә ярдәм итәчәк", - диде Ризванов.

Шул ук вакытта битлекнең күп дигәндә ике – өч сәгать нәтиҗәле булуын да онытмаска кирәк.

Аерым алганда, социаль җаваплылык, ягъни битлекләрне бөтен җирдә йөртү һәм дистанцияләү аркасында, Кытай хакимияте эпидемиягә бәйле вәзгыятьне контрольгә алды. Әмма Кытай Халык Республикасында авырулар буенча статистика күзәтелә дигән вариант бар”-, дип аңлатты галим.

 “Анда [Кытайда] хокук бозулар өчен кырыс җәза гамәлдә, өстәвенә, дәүләт тест үткәрүгә гаять зур ресурслар җәлеп итә. Бездә, мәсәлән, барлык халыкны да даими рәвештә тестлау мөмкинлеге юк”, – диде Альберт Ризванов.

Интервьюның тулы версиясе  Sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube каналында күрергә мөмкин. https://youtu.be/H_ox2JHRdJ4 .

 «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International