Коронавируска каршы антисептикны ничек сайларга дигән тәкъдимнәр турында

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычын саклау шартларында Роспотребнадзор искә төшерә: чиста куллар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә сәламәтлекнең нигезе. Кулларыгызны юу шарты булмаганда, тире антисептиклары куллану максатка ярашлы.

Тире антисептигы – кулларны эшкәртү өчен билгеләнгән заманча дезинфекция чарасы. Куллану гадилеге һәм төрле формаларын чыгару аларны бик популяр һәм кирәкле ясады, бигрәк тә коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында. Нинди сыеклык алырга дигән сайлау моментында антисептикның йогынты спектрына, составындагы спиртка игътибар итергә, шулай ук аны күпме вакыт һәм күпме күләмдә кулланырга кирәклеген аңлау өчен инструкцияне өйрәнергә кирәк.

Дезинфекция чараларын сайлаганда һәрвакыт, нинди этиология кузгатучыларга йогынты ясаганына игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә сез антибактериаль сыеклык сайласыгыз, ул ОРВИ, грипп һәм башка респиратор авырулар таралу чорында сезгә ярдәм итә алмый, чөнки бу чараның вирусларга карата нәтиҗәлелеге өйрәнелмәгән. Бу очракта бактерияләрне дә, вирусларны да юкка чыгара алырлык киң спектрлы антисептик сайларга кирәк.


Нәтиҗәле куллар өчен антисептика составына кимендә 60-80% изопропил яки этил спирты керергә тиеш.
Шуны аңлау мөһим, 5 секунд эчендә уч арасында антисептик сөртү җитәрлек түгел. Куллану инструкциядә экспозиция вакытына һәм кулларны бер тапкыр эшкәртү өчен кирәкле микъдардагы сыеклык күләменә игътибар итегез. Антисептика белән кул эшкәртү, үз эченә бармак очлары, бармак очлары арасында тирене 30 секунд вакыттан да аз булмаган арада сыеклыкны тулысы белән кипкәнче  эшкәртүне ала. Кайбер тире антисептиклары инструкцияләрендә бу процедураны барлык вирусларны үтерү өчен өч тапкыр һәм кимендә 2 минут уздыру рекомендацияләре бар.Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International