Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзизоляция режимына күчте

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

19 октябрьдән башлап, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, бер айга Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчте. 20 хезмәткәр учреждениенең 120 даими яшәүче белән  бергә яшиячәк. Интернат-йортның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен җирле үзидарә органнары тарафынн анашамлыкларны, шул исәптән сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен элемтәсез китерү мәсьәләләре, шулай ук ритуаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре каралды. Коронавирус таралу белән бәйле вәзгыятьтә аеруча куркыныч астына, барыннан да элек, 65 яшьтән өлкәнрәкләр эләгә. Шулай итеп, коронавирус пандемиясенең яңадан көчәюе чорында өлкән яшьтәге кешеләр аеруча сакланырга тиеш, өстәвенә, аларда үлем куркынычын арттырган хроник авырулар да булса. Бу риск төркеменә керүче кешеләр массакүләм чараларда катнашмаска, бер сүз белән әйткәндә, халык күпләп була торган урыннарда булмаска тиешләр. - Коронавирусның яңа дулкыны таралуга бәйле килеп туган хәл гадәти тормыш рәвешен үзгәртте,-ди интернат - йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова, - тик ул безне, битараф булмаган кешеләрне берләштерде һәм иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International