"Халык участковые" конкурсында Буа районының полиция участок хезмәткәре Татарстанны тәкъдим итәчәк

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Буа районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные полиция өлкән лейтенанты Раил Камалов Россия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые - 2020» конкурсының төбәк этабында 4 меңнән артык тавыш җыеп, алдынгы урынны алды. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүнең икенче туры 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр узды.

Шулай итеп, Раил Камалов 1-10 ноябрьдә "Комсомольская правда"нәшрият йорты порталында онлайн-тавыш бирү формасында узачак конкурсның финал стадиясендә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

Әйтергә кирәк, өлкән лейтенант Камалов полициянең участок уполномоченные вазыйфасын 2016 елдан бирле башкара. Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 6 нчы номерлы административ участогына хезмәт күрсәтә, анда 2900 кеше яши.

Иң халык участковыен бүләкләү һәм төп призны тапшыру Мәскәүдә конкурсантларның һөнәри бәйрәме - Полиция участок уполномоченныйлары  көне алдыннан тантаналы шартларда узачак.

Якташыбызга уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International