Буа аграрчылары 6 мең гектардан артык мәйданда татлы тамыр җыеп алдылар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Һава торышы аяз торганда, аграрчылар мөмкин кадәр күбрәк мәйданны җыеп алырга тырышалар.

Быелгы уңыш мул булыр дип көтелә. Район буенча һәр гектардан 380 центнер уңыш чыгар , ә чөгендернең шикәрлелеге 18 процент булыр дип фаразлыйлар. Яхшы уңыш- югары табыш вәгъдә итә. Быел шикәрнең бәясен узган елгыдан кыйммәтрәк булуын исәпкә алсак, яхшы ук табыш турында да  уйларга була.

Бүгенге көндә район механизаторларына 600 гектардан шикәр чөгендерен җыясы калды. Кыр кагатларына 90 мең тоннага якын  татлы тамыр чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International