Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге гриппка каршы прививка ясау кампаниясенең дәвам итүе турында хәбәр итә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Гриппка каршы прививкаларны уздыруның оптималь вакыты-сентябрь аеннан ноябрьгә кадәр. Гриппка каршы прививкадан соң кешенең  иммунитеты авыруларның  эпидемик күтәрелешенә кадәр формалашып өлгерергә тиеш.

Агымдагы эпидемия сезонының үзенчәлеге-грипп вируслары һәм яңа коронавирус инфекциясе бер үк вакытта циркуляцияләшеп, халыкның сәламәтлеге өчен куркынычлылыкны арттыруы.

Гриппка каршы вакцинация ясау-авыруны профилактикалауның төп һәм иң нәтиҗәле ысулы. Быел профилактик прививкалар белән халыкның кимендә 60% ы, ә риск төркемнәрендә 75% ы колачланачак. Аерым игътибар балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм медицина, мәгариф, транспорт һәм ТКХ өлкәсе хезмәткәрләренә бирелә.

Грипптан ничек сакланырга

- Гриппка каршы иң нәтиҗәле саклану чарасы – вакытында вакцинация ясату

- яхшы тукланыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгызны туйдырыгыз һәм физкультура белән шөгыльләнегез

- кулларыгызны юыгыз

- борын тишеклщрен юдырып торыгыз

- даими рәвештә биналарда дымлы җыештырулар уздырыгыз

- бүлмәләрне даими җилләтегез һәм бинадагы һаваны дымландырыгыз

- җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлекләр кулланыгыз

- мөмкин булганча кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булмагыз

· авыру симптомнары ( төчкерү, йөткерү) булган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International