Буалылар игътибарына! Гражданнарны бергәләп кабул итү

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү тәҗрибәсе дәвам итә.

2020 елның 27 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Олейник Павел Михайлович гражданнарны бергәләп кабул итә. Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән «Skype» программасына турыдан-туры тоташтыру юлы белән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Павел Олейникка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International