Балаларга "төтен сере" турында

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен «Төтен сере» исемле тәмәке тарту зыяны турындагы танып-белү мультфильмын карауны оештырды.

Бу уникаль мультфильм тамашачыларны кеше организмы буенча гаҗәеп сәяхәткә алып барды. Балалар тәмәке тартучы кеше организмында төтен салган зыянны үз күзләре белән күрделәр.

Мультфильм карагач, егетләр белән «Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян салу» дигән әңгәмә үткәрелде.

Мондый чаралар балаларда үз сәламәтлекләрен саклау һәм  аны ныгыту теләге тәрбияли, тәмәке тартуның зарары турындагы белемнәрне киңәйтә һәм тәмәке тартуны эмоциональ кабул итмәүне формалаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International