Салым органнары бурычлары булган гражданнарга салым түләүне кичектермәскә киңәш итә.
Транспорт салымын вакытында түләмәү автомобильне алуга китерергә мөмкин.
Бурычларның булу-булмавын теләсә нинди уңайлы ысул белән тикшерергә була:
· Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» Интернет-сервисы ярдәмендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре федераль яисә региональ порталында Онлайн рәвештә;
· Теләсә кайсы салым инспекциясенә, теләсә кайсы КФҮнең «Минем документлар» офисына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп.
Бурычны түләү гади:
· «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы аша
· Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинетта» ; · Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә;
· Федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре порталы аша;
· Түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.
Рәсми сайт: WWW.NALOG.RU
Элемтә үзәге: 8-800-222-2222