Авыл хуҗалыгының 100 еллык тарихы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры” китабынннан укып белергә мөмкин

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.

Бу китап - Татарстан авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерүгә беренче омтылыш, авыл хуҗалыгы тарихы да быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара.

Китап гаять зур кыенлыклар белән мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана.

Китапның төп бурычы - укучыны Татарстан аграр секторының бүгенгесен һәм киләчәген аңлау өчен аның үткәнен белүнең ничек мөһим булуы турында уйланырга этәрү. Бу басмада милли намусыбызның һәм горурлыгыбызның документаль дәлиле буларак буыннан-буынга тапшырылырга һәм сакланырга тиешле бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International