Агымдагы елның 9 айында Буа районында 29 мең тоннадан артык шикәр җитештерелгән

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«Буа шикәре» Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыять - 60 еллык тарихы булган предприятие. Бу дистә еллар эчендә ул искиткеч социаль базалы куәтле заманча предприятиегә әверелде. «Буа шикәре» төбәктә генә түгел, Россия Федерациясендә дә перспективалы үсеш алучы оешмаларның берсе. Узган ел биредә 470 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен эшкәрткәннәр, 62 мең тонна шикәр, 14 мең тонна гранулланган чөгендер түбе (жом) җитештерелгән. Агымдагы елның 9 айында 29 мең тоннадан артык шикәр ясалган, бу узган елның шушы чорына караганда 78,3%ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International