"ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУеннән метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү мәгълүматы килде. 22 нче октябрьнең 22 сәгатьтән 23 нче октябрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез көчле җил, аның тизлеге 16 м/с ка кадәр җитәчәк.